Бүгенге көнгә, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, 50 участок сайлау комиссиясендә илебез өчен әһәмиятле шушы вакыйганы үткәрү өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган. Алты сайлау участогы – 1635 сайлаучы тавыш бирергә тиешле Сахаровка, Кыр Шунталысы, Түбән Тигәнәле, Коры Көрнәле, Ар.Баран һәм Чуваш Майнасында – электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазланган. Районда барлыгы 19966 сайлаучы теркәлгән. Рөстәм Рафик улы басым ясап үткәнчә, оештыручылар сайлау саен әлеге процедурага нинди дә булса яңалык кертәләр. Быел бу яңалык срогыннан элек тавыш бирү булды. Әлеге конституцион хокуктан, әлбәттә инде, игътибарга алырлык сәбәп аркасында Татарстанның теләсә кайсы кешесе файдаланырга мөмкин. 3 сентябрьдән 9ына кадәр – территориаль сайлау комиссиясе бинасында, ә 10 сентябрьдән 13енә кадәр сайлау участокларында тавыш бирергә мөмкин иде. Мәсәлән, бүгенгесе көндә бу мөмкинлектән 22 кеше файдаланды, ә аларның тамгалар куелган бюллетеньнәре конвертларга салынып, якшәмбегә кадәр алып куелды. Алар урналарга башка сайлау кәгазьләре белән бергә 14 сентябрьдә генә салыначак.
Сүз уңаеннан
Бүген сайлау участокларында – көндезге 4тән кичке 8гә кадәр, иртәгә иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Муниципалитет башлыгы Владимир Козонков сүзләренчә, сайлауларга кадәр бюллетеньнәрне тутырылганнарын да, чисталарын да саклау өчен тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылачак. Хәзер агитация чоры тәмамланды, барлык авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә гражданнар җыеннары булып узды, һәм агитация, нинди формада булуына карамастан, 13 сентябрьдән тыела.
Гомумән, сайлаулар беркайчан да гади генә узмады, тик быел алар аерым әһәмияткә ия булачак: аларның нәтиҗәсе республикабызның эчке үсешендә генә түгел, ә бәлки бөтендөнья берлегендә аның тоткан урынында да чагылачак. Шуңа күрә дә 14 сентябрьдә безнең һәрберебез сайлауларга барырга һәм үз тавышыбызны бирергә тиеш, – дип киңәшмәне тәмамлады район башлыгы.