“Экстремизмга – юк!” айлыгы бара

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика өчен традиционга әйләнгән чара җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгытуга, шулай ук халыкның террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә түзеп тормау атмосферасы булдыруга  чакырылган.

 Айлык планында X Казан халыкара мөселман киносы фестивале, флешмоблар, депутатларның укучылар белән очрашулары, хезмәт коллективларында һәм белем бирү учреждениеләрендә әңгәмәләр, тематик конкурслар, брейн-ринглар, лекцияләр һәм дебатлар кебек кырыкка якын төп чаралар каралган, аларны оештыруда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль структуралары, муниципаль берәмлекләр, җәмәгать, дини оешмалар, вузлар катнаша.

Безнең районга килгәндә, 2 сентябрьдән 28енә кадәр айлык кысаларында күңел ачу, “Белем дөньясы”, “Әлифбаның тылсымлы көче” исемле театральләштерелгән чаралар, конкурс программалары, “Экстремизмга –юк!” темасына викториналар һәм әңгәмәләр, укучылар өчен танып-белү һәм тематик экскурсияләр, мәгълүмати-күрсәтмә күргәзмәләр, “Үзең һәм башкалар белән үзара дус яшәргә” , “Бездә бердәм планета, бездә бердәм гаилә”, “Беслан корбаннары истәлегенә” темаларына дәрес-әңгәмәләр үткәрү каралган. Шулай ук сентябрь буена конференцияләр, район яшьләре һәм мәктәп укучылары өчен спорт бәйрәмнәре, “Милләтләр кроссы”, концертлар, һәвәскәр берләшмәләрдә дәресләр, ял кичәләре оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International