Срогыннан элек тавыш бирү хокукыннан Татарстанның теләсә кайсы кешесе файдалана алачак

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Ләкин бөтен кешенең дә бу көнне сайлау участогына килергә мөмкинлеге булмый. Шуңа күрә сайлаучылар  үзләренең конституциядә язылган срогыннан элек сайлау хокукыннан файдалана алалар.

 Алдан игътибарга алырлык сәбәп аркасында гына сайларга мөмкин. Мондый сәбәпләр отпуск ялы, командировка, уку, төп эш урынында эштә булу, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы, районнан китү һ.б.лар була ала.

Әгәр сайлаучылар  14 сентябрьдә сайлауга килә алмасалар, алар срогыннан элек сайлый алалар.

Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар өчен 3 сентябрьдән 9ына кадәр – территориаль сайлау комиссиясе бинасында (адрес: Павелкин урамы, 18 нче йорт тел. 2-51-00), ә 10 сентябрьдән 13енә кадәр участок сайлау комиссияләрендә үз тавышыңны алдан бирергә мөмкин. Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр  – кичке 4тән 8гә кадәр,  шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 8дән  кичке 4кә кадәр эшләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International