Уку елына әзерләнергә булыштылар

2014 елның 5 сентябре, җомга
Бу максатларга барлыгы, мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, быел 1134,3 мең сум акча сарыф ителгән, шулардан районның бюджет акчасы 383,6 мең сум тәшкил иткән. Җирле казнада акча җитмәү сәбәпле басым иганәчелек ярдәменә ясалган. Мәсәлән, предприятиеләр, оешмалар, иганәчеләр һәм узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар балалар бакчаларына 374 мең сумлык финанс ярдәме күрсәткәннәр. Бакчага йөрүче балаларның ата-аналары 307,75 мең сум җыйганнар һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең үз коллективлары 69 мең сум биргән. Муниципалитет бүлеп биргән һәм бюджеттан тыш акчага йокы   һәм төркем бүлмәләренә косметик ремонт ясалган, коридорларның диварлары һәм баскыч мәйданчыклары буялган, түшәмнәр агартылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International