Биләр мәдәният йорты залы шыгрым тулы иде, анда урыннар бөтен кешегә дә җитмәде, күпләргә авыл җирлеге башлыгы Николай Портновның чыгышын аягүрә басып тыңларга туры килде. Ул кыскача гына соңгы вакытта биләрлеләрнең җирлек тормышын яхшырту буенча нинди бурычлар хәл итүләре турында сөйләп китте. Буалар, урам челтәрләрен ремонтлау, урамнарны яктырту һәм күп кенә башкалар – республика һәм район ярдәмендә менә шул эшләр башкарылды. Җирлек башлыгы алда торган планнар турында да әйтеп китте. Ләкин аларның гамәлгә ашуы республика хакимиятенең нинди булачагына бәйле, ә ул Дәүләт Советына депутатлар сайлаганнан соң яңарачак, халыкның җанын әрнеткән мәсьәләләрне караячак һәм хәл итәчәк. Әлегә, район башлыгы Владимир Козонков әйтүенчә, территорияләрне үстерүнең күп кенә мәсьәләләре системалы һәм грамоталы хәл ителә. Боларның барысы да республика депутатлар корпусының ипле эшләве һәм Президентның төптән уйланылган курсы нәтиҗәсе. Биләрдә һәм Шәмәдә генә дә соңгы вакытта социаль ориентлашкан программалар аркасында мәктәпләр, клублар капиталь ремонтланды, ФАПлар һәм участковый өе төзелде. Озакламый юлларның чокыр-чакырлары тигезләнәчәк һәм күзгә ташланып тормаган, ләкин көндәлек тормышларында биләрлеләр сизеп тора торган күп кенә нәрсәләр эшләнәчәк. Яшьләр лагере төзелә, Биләр тыюлыгы үстерелә һәм төзекләндерелә, бу яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Район хезмәте җитәкчесе Фоат Вәлиев, бары тик былтыр гына да “Алексеевстрой”ның Биләр бүлекчәсе хезмәткәрләре бюджетка өч миллион сумга якын салым түләделәр, дип басым ясап әйтте. Җирлек инфраструктурасында юл төзүчеләр 120 эш урынын алып торалар. 100гә якын бала җирле юл хезмәтендә эшләүчеләр гаиләләрендә тәрбияләнә.
Татьяна Ларионовна, биләрлеләргә мөрәҗәгать итеп, район башлыкларының республика түрәләре кабинетлары буйлап йөрүләренең үткәндә калуы турында әйтте. Хәзер нәрсә дә булса сорап һәм табыштырып йөрергә кирәкми. Утызлап программа барысын да бер шартларга куя һәм районнарның эшкә сәләтен тикшерә. Бурычлар, аларны тормышка ашыруга акча бирелә, республиканы уңайсыз хәлдә калдырып кара син. Алексеевск районы очрагында барлык планнар үтәлә һәм еш кына узып китеп үтәлә. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге районга хөрмәт белән карый. Социаль мәсьәләләр буенча Президент ярдәмчесе, соңгы өч елда республиканың табигый артуы күзәтелә, Россиянең бөтен җирендә дә алай түгел, дип ассызыклады. Былтыр гына да ул 10 мең кешедән артык тәшкил итте. Республика балалар бакчаларында урыннар белән балаларны өч яшьтән алып тәэмин итте. Һәм хәзер Рөстәм Нургали улы нәниләрне ике яшьтән тәэмин итү бурычын куйды, бу ата-аналарга шактый ярдәм булачак.
Татьяна Ларионова үзе, Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, хезмәт юлын мәктәптә пионервожатый булып эшләүдән башлаган. Актив топмыш позициясе һәм даими төстә камилләшә баруы аркасында аның хезмәт биографиясе республиканың социаль хезмәтендә югары дәүләт постлары белән бәйләнгән. Нәкъ менә аның тырышлыгы һәм ышандыра алу сәләте нәтиҗәсендә Казанда авыр 90нчы елларда йортсыз-җирсез балалар өчен “Гаврош” приюты ачылды. Россиядә бердәнбер арбада утыручы инвалидлар өчен үзәк булдыру идеясе нәкъ менә аныкы, биредә алар тернәкләндереләләр һәм дәваланалар.
Җыен азагында биләрлеләр җирлек тормышын яхшырту буенча теләкләрен әйттеләр һәм Казаннан килгән артистларның концертын карадылар.