Чара ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, лекцияләр, әңгәмәләр, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл”ләр, интеллектуаль һәм эшлекле уеннар формасында оештырылган иде. Акциядә катнашырга банк, биржалар, брокер, иминият, аудитор, бәяләү, инвестиция һәм идарәче компанияләр рейтинг агентлыклары, Пенсия фондлары, салым хезмәтләре идарәләре, дәүләт финанс оешмалары җитәкчеләре, финанс бергәлегенең абруйлы экспертлары, лекторлары, финанс-икътисадый вуз укытучылары, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары бухгалтерлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре чакырылды.