Республика көнендә Күпйөзле бәйрәм

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Район мәдәният йорты фойесында район төзелүнең беренче елларын сурәтләүче фоторәсемнәр күргәзмәсе җәелдерелгән. Менә бер рәсемдә булачак чыгышлары турында кызып-кызып бәхәсләшүче үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучылар, өченче фотосурәттә мәктәпне тәмамлаучылар төшерелгән, аларның күзләре янып тора һәм яңа үрләрне яуларга омтылышлары күренә. Күрше рәсемдә йөзләре елмайган һәм кулларына шарлар тоткан Октябрь революциясенең чираттагы еллыгын бәйрәм итүгә багышланган парадта катнашучылар атлый. Кунаклар барысы да бик кызыксынып һәм дулкынланып тарихи кадрларны карыйлар. Кайберәүләр хәтта үзләренең йөзләрен дә күрә алдылар. Мәсәлән, Анатолий Ширшов үзен роно мөдире булып эшләгәндә август киңәшмәсендә чыгыш ясаган вакытын, ә менә Юрий Бутаков стендларда үзенең укытучысы Антонина Александровна Забелинаны күреп алды. 1957 елда мәктәпне тәмамлап, ул армиядә хезмәт итәргә китә, шуннан соң хәрби кеше була, диңгез авиациясе майоры званиесенә кадәр җитә. Озак еллар Латвиядә яши һәм пенсиягә чыккач, туган ягына кайтырга карар итә.

– Бирегә зур канәгатьләнү белән кайтам, чөнки туган яклар үзенә тарта. Хәзер биредә яшисем килә. Мин киткән вакыттан соң Алексеевск бик нык үзгәргән. Агач бистәдән ул бик матур, уңайлы, яшәү өчен әйбәт шәһәргә әйләнгән. Ул һәрвакыт шундый булып калсын иде.

Ләкин бу көнне мәдәният йорты фойесында үткәннәрне генә күрергә мөмкин түгел иде. Кешеләр арасында идәндә гадәти смартфоннар ярдәмендә укучылар идарә итә торган зур булмаган машина-роботлар йөреп торды. Бусы инде зуп-зур самолет һәм катер модельләре белән заманча технологияләр күргәзмәсе. 3D-принтерлары аерым урынны алып тора, алар ярдәмендә биредә үк район үзәгенең 3нче мәктәбе укучылары пластиктан төрле детальләр ясыйлар. Шул рәвешчә, бер урында символик төстә районның үткәне һәм киләчәге кушылган.

Бу көнне сәхнәдән хатирәләр, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Районга 25 елдан артык  районны җитәкләгән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә. Үз чыгышында Алексей Иванович Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның алексеевскилыларга  район төзелүнең 50 еллыгы белән котлавын укыды:

      Алексеевск муниципаль районы тормышында зур вакыйга – ул төзелүнең 50 еллыгы белән ихлас котлауларны кабул итегез.

Алексеевск районы үзенең тарихы белән бай, аның язмышы Татарстан  һәм Россия тормышы белән тыгыз үрелеп бара. Йөзләгән табигать, тарих һәм археология һәйкәлләре арасында биредә Биләр шәһәрлеге, Изге Биләр чишмәсе, Зур Тигәнәле борынгы венгр каберлекләре кебек хәзинәләр бар. Александр Бутлеров һәм Александр Арбузов кебек бөтен дөньяда дан алган күренекле галимнәрнең тормышы да сезнең як белән бәйләнгән. Алексеевскилылар Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында каһарманнарча сугыштылар, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны сакладылар. Якташыгыз Илья Ахманаев Георгиевск тәресенең тулы кавалеры булды. Советлар Союзы Геройлары арасында ягыгызда туып-үскән Михаил Федин, Хәбибулла Хәйруллин, Иван Кочнев, Михаил Шляпников та бар. Анатолий Плотников, Абдулла Баттал һәм күп кенә якташларыгыз мәңгегә кыюлык мисалы булып калалар.

Ярты гасыр эчендә алексеевскилыларның – тәҗрибәле җитәкчеләр кул астында эшләүче предприятие эшчеләре һәм авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән шыксыз авыллар тотрыклы үсүче төбәккә әйләнде.

Районның хәзерге “портреты” уртак тырышлык: картларның яхшы киңәшләре, яшьләрнең тынгысыз дәрте, тәҗрибәле осталарның хезмәт уңышлары, балаларыгызның талантлары белән булдырыла. Яңартылган Оренбург юлы һәм биниһая зур Кама күпере комплексы,  кулдан бизәкләп тукуның күп гасырлык традицияләре, керамика производствосының куәте һәм креативы – боларның барысы да ихтирамга лаек  һәм ипле актив тормышыгыз нәтиҗәсе. Чиркәү мәйданында Алексеевск осталары куллары белән менә дигән Воскресенск чиркәве төзелде, ул күп еллар Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивальләрен үткәрә. Нәкъ менә оста куллары һәм битараф булмаган йөрәкләре белән тормышны матурайтучы кешеләр  туган җир елъязмасын  тудыралар һәм Алексеевск районының ышанычлы киләчәге өчен дәлил булып хезмәт  итәләр.

Кадерле алексеевскилылар,  сезгә чын күңелдән  туган ягыгызның төп мирасын – тарихыгызны һәм традицияләрегезне, күп милләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыгызны һәм буыннан-буынга тапшыруыгызны телим. Сезгә нык сәламәтлек, энергияле эш көннәре һәм шатлыклы бәйрәмнәр, хезмәттә зур уңышлар һәм кыю алга баруыгызны телим.

Шулай ук Хисап палатасы җитәкчесе үзе белән эшләгән кешеләргә рәхмәт әйтте һәм Борис Константинович Дружковка, Алексей Яковлевич Левинга, Николай Григорьевич Барановка һәм Әсхәт Харис улы Мортазинга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды:

– Шушы бай җирдә эшләү елларым дәверендә мине бик күп көчле, акыллы, игелекле, искиткеч әйбәт кешеләр белән очраштырганы өчен язмышыма рәхмәтлемен, – диде ул.

Җылы котлау сүзләре белән район башлыгы Владимир Козонков, район башлыгына Татарстан Республикасы  муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакировның котлавын тапшырган

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина, “Сугыш ветераннары госпитале” маммология үзәге җитәкчесе, хирург-онколог Борис Дружков, үзенең “Земля и небо” китабын бүләк иткән шагыйрь Анатолий Бочкарев  чыгыш ясады.

Чара үзе берничә хат  рәвешендә әзерләнгән иде, ул хатларны укыганда  Татьяна Самсонова, Владимир Куприянов, Геннадий Метельков, Надежда Тарасова, Анна Дубицкая, Маргарита Тарсукова һәм Анна Сөниева   район тарихы, аның геройлары, аны аякка бастыруга һәм үстерүгә сизелерлек өлеш керткән хезмәтчәннәре турында сөйләделәр.

Бәйрәм концертыннан соң якташлык клубы катнашучылары үз күзләре белән Изге чишмәнең төзекләндерелүен күрү өчен Биләргә экскурсиягә киттеләр.

Бәйрәм итү кич белән халык күңел ачуы белән төгәлләнде, биредә алексеевскилыларны өч бәйрәм белән район башлыгы Владимир Козонков котлады. Ә инде Казаннан килгән артистлар катнашындагы бик матур концерт һәм фейерверк алексеевскилыларга бүләк булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International