– Аркадий Александрович, бу очракта нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
– Мөрәҗәгать итүче гражданинның паспорты яки аның шәхесен раслаучы башка нинди дә булса икенче документы кирәк. Шулай ук физик затлар өчен – 200 сум һәм юридик затлар өчен 600 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Гади язма формада төзелгән хокукны кире кайтаручы документларның расланган күчермәләре хокукка ия булучының хаты нигезендә биш эш көне эчендә бирелә. Һәр документ өчен түләү физик затлар өчен – 200 сум һәм юридик затлар өчен 600 сум тәшкил итә. Сүз уңаеннан, игътибар итәргә кирәкле бер нәрсә бар: әгәр документ нотариуста расланган булса, турыдан-туры шунда, әгәр ул документ дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән булса, нәкъ менә шул органга мөрәҗәгать итәргә.