Бүген 2нче спорт комплексы килүчеләр алдында үз ишекләрен ачачак. Бассейн да йөзәргә яратучыларны кабул итәргә әзер. Аның директоры Валерий Фадеев сүзләренә караганда, җәй дәвамында анда бөтен кирәкле шартлар тудырылган: душ кабиналары , сауна ремонтланган, косметик ремонт ясалган, суы яңартылган. Бассейн көнсаен көндезге 2дә, ял көннәрсез эшләячәк.