Күп кеше яшәгән авылны клубсыз күз алдына китерүе кыен булганлыктан, әлеге күңелле вакыйгага килгән авыл кешеләренең сөенечен аңлатып бетеререрлек түгел.
Тантаналы ачылышта Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, “Алексеевскдорстрой” ААҖ директоры Фоат Вәлиев, торак-коммуналь хуҗалык директоры Николай Леденцов, “Жилсервис” ЧҖҖ директоры Анатолий Рубцов һәм кунаклар катнашты.
Бирегә җыелучылар алдында чыгыш ясап, Владимир Козонков болай диде:
– Сахаровка авылы үрнәгендә барлык республика программаларының эшен билгеләп үтәргә мөмкин. Клуб барлык заманча таләпләргә туры китереп төзелгән, бина искиткеч матур бизәлгән, 200 урынга исәпләнгән. Шуны әйтәсем килә, биредә әйбәт, иҗади кешеләр яши. Сезнең коллективларны башка чараларда да сөенеп каршы алалар.
– Әлеге объект яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик мөһим урын булачак, – дип билгеләп үтте Николай Леденцов. – Клуб ял итәргә яратучы иҗат кешеләрен генә җәлеп итмәс, анда һәркем үзенә музыка, бию, җыр һәм хәтта спорт кебек шөгыль таба алыр.
Сахаровкалыларны авыл мәдәният йорты ачылу уңаеннан күп кенә чакырылган кунаклар да котлады. Алар барысы да әлеге матур бина турында фикерләре белән уртаклаштылар, клубка һәм биредә эшләүче, әлеге авылда яшәүчеләргә иҗат башлангычлары теләделәр.
Клубны тантаналы төстә ачканнан соң алып баручылар Юлия Долганова һәм Артем Шабров бәйрәмне яңа авыл мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам иттерделәр. Бәйрәм концертында күп кенә ансамбльләр һәм район мәдәният йорты коллективлары чыгыш ясады. Сахаровканың “Вечерок” коллективы, Сахаровка авыл мәдәният йортының “Аленушка” бию төркеме, “Родничок” балалар фольклор ансамбле, Алексеевск мәдәният йортының “Элита” бию төркеме, район мәдәният йортының “Радужные фантазии” театр студиясе чыгышларын кунаклар бик яратып кабул иттеләр. Әле тагын яңа сәхнәдә Анна Каплина, Ангелина Самсонова, Даша һәм Юля Каплиналар, Юлия Долганова һәм Иван Гвардеев дуэты, Речное авылыннан Людмила Жукова һәм Кыркүлдән Анастасия Вашарина чыгыш ясады.
Концерт тамашачыларга бик ошады, аның барышында тамашачылар игътибарына авылның үткәне һәм бүгенгесе турында слайтлар күрсәтелеп торды. Әле тагын сәхнәдән Сахаровкада яшәп иҗат итүче Александр Каплинның “Праздник в селе”, “Есть уголок на нашей планете” һәм башка шигырьләре яңгырады. Яңа гына әти-әни булган гаиләләрне, яңа гаилә коручыларны, сугыш һәм тыл ветераннарын да әлеге матур чарада тәбрикләделәр. Авыл халкының ялын һәм мәдәни тормыш шартларын яхшырту өчен бөтен көчен түккән җитәкчеләр һәм төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук әлеге авыл клубында төрле елларда эшләгән мөдирләр дә билгеләп үтелде.
25 ел клубта җыештыручы булып эшләүче Наталья Асташина: “Минем өчен бу искиткеч көтелмәгән хәл булды, күпме еллар эшләп, мине беренче тапкыр шулай тәбрикләделәр, рәхмәт. Мин бу еллар эчендә Татьяна Каплина, Татьяна Чилибьевалар белән эшләдем. Аларның миңа карата шундый мөнәсәбәттә булуларына бик рәхмәтлемен. Алар минем эшемне күрә һәм бәяли белделәр”.