Исемнәр менә шундый!

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

Тугыз әни ана булу шатлыгын беренче тапкыр татыган. Икенче баласын табарга унбер хатын-кыз карар иткән. Биш гаиләдә өченче,   тагын берсендә дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый туган. Ата-аналар үзләренең балаларына Аяз, Алмас, Артем, Богдан, Виктор, Глеб, Дәлил, Денис, Кирилл, Леонид, Максим, Раян, Семен, Таир, Тамерлан; Арина, Екатерина, Дарья, Ксения, Мария, Надежда, Светлана, София, Юлиана дигән исемнәр биргәннәр.

Июльдә унбиш пар өйләнешкән, ә җидесе аерылган. Шул чор эчендә 36 кеше: 20 ир-ат һәм 16 хатын-кыз дөньядан киткән, шулардан 8 ир-ат – эшкә сәләтле яшьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International