Мондый акция Алексеевск районында 9 августта район мәдәният йортында булып узды. Район башлыгы Владимир Козонков, бәйрәмне ачып, әлеге бәйрәмгә катнашы булган бөтен кешене котлады һәм барча ата-аналарның да мөмкинлекләре бертөрле түгел, ә җитәкчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр, район кешеләре мохтаҗ мәктәп укучыларына шатланып ярдәм итәләр, дип билгеләп үтте. Ул балалар язмышына битараф калмаган акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтте. Әлеге акция кысаларында районның 280 укучысы ярдәм алды.