Арыш һәм көзге бодайны урып-җыюны беренчеләрдән булып төгәлләүчеләр арасында«Элита»ЧҖҖ, «Трио»ЧҖҖ, «Уку хуҗалыгы», И.К.Хамматвәлиев, И.Н Гомәров крестьян-фермер хуҗалыклары бар, «Родина» колхозы да төгәлләп килә. Иң югары уңышлылык гектарыннан 33 центнер тәшкил иткән. «Родина» колхозында, 7 август мәгълүматлары буенча, 2000 тоннага якын бөртекле культуралар суктырып алынган. Бүгенге көнгә барлыгы мәйданнарның яртысыннан күбрәге урып-җыелган.
Бүгенге көндә иң яхшы комбайнчылар Павел Кручинин, Иван Захаров (ЗАО ВЗП «Южное Алексеевское»), Валерий Левин, Вячеслав Максимов (ВЗП «Северное Алексеевское»), Андрей Никашов («Элита»), Равил Кыямов һәм Ринат Ситдыйков («Алга» колхозы). Яңа уңышны иң күп ташучы – «Алга» колхозыннан Альберт Буранов.