Бәйрәм белән!

2014 елның 8 августы, җомга

– Төзүче һөнәре – җәмгятьтә иң хөрмәтле һәм дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе.  Районыбызның төзү оешмалары бай тәҗрибәгә, данлы традицияләргә һәм куәтле потенциалга ия. Сезнең эшчәнлегегез аркасында район елдан-ел матурая бара. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен яңа торак өйләр, социаль объектлар торгызыла. Бүгенге көнгә 9600 кв. метр торак  файдалануга тапшырылды, 84 торак өй төзелде, “Имәнкәй” балалар сәламәтләндерү лагереның беренче чиратын төзү төгәлләнде, сигез фельдшеркушерлык пункты капиталь ремонтланды, 2нче Алексеевск урта мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпне җиңелләштерү буенча төзү эшләре төгәлләнде.

Хөрмәтле төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәре! Һөнәри бәйрәмегез алдыннан алексеевскилыларга лаеклы яшәү шартлары тудыру өчен эшләгән бөтен эшләрегез өчен рәхмәт әйтәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, планнарыгызны тормышка ашыруда һәм югары һөнәри биеклекләр яулауда уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International