Бу бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуга багышланган иде. Анда татар халкының күп кенә милли йолаларын күрергә генә түгел, ә бәлки аларда катнашырга да мөмкин иде.
Бәйрәм халык күңел ачуларын, татар, рус, чуваш һәм башка халыклар җырларын, биюләрен, сәхнәләштерелгән күренешләрен, Коръәнне иң яхшы укуга конкурсны, татар кухнясын, ярминкәне, чишмә суы белән сыйлауны һәм башкаларны үз эченә алган иде.
Бәйрәмне район башлыгы Владимир Козонков ачып җибәрде:
– Биләр чишмәсе – башлангычларыбыз бишеге ул. Бирегә Ислам Россия җиренә килде, биредә правослау иконасы күренеше иде һәм хәзергә кадәр чишмәдә мәҗүсилек йолалары яши әле. Миңа калса, Биләр чишмәсе территориясе халыкларны тупларга, “Чишмәле җәннәт” бәйрәме нәкъ менә шундый – милләтара бәйрәм булырга тиеш, – диде Владимир Константинович.
Бу бәйрәме, чыннан да, бик матур үтте һәм халыкка ошады. Әлеге фестивальдә катнашучы мөселманнар саны артсын иде, дип телисе килә.