Кыюлык һәм батырлык, хәрби осталык, Ватанга тугрылык, мәңге сүнмәс дан – боларның барысы да Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына Россия Кораллы Көчләре тарихына байтак мөһим һәм ачык сәхифәләр язарга мөмкинлек бирде. Һава-десант гаскәрләре көнендә барлык десантчы сугышчыларны, ветераннарны һәм әлеге фронттагы яңа кешеләрне бәйрәм белән котлыйсы килә.
Шимбә көнне, 2014 елның 2 августында Алексеевск десантчылары инде ничәнче тапкыр үз бәйрәмнәрен яңадан билгеләп үтү өчен Чиркәү мәйданына җыелдылар. Бистәдә иртәдән алып төнгә кадәр халык күңел ачты. Бәйрәм гыйбадәт кылудан, парадтан һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куюдан башланды, ә бистә урамнарында күңел ачу белән дәвам итте.