Авылларыбызны төзекләндерү

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
-      Без, укучылар, –ди Вера, – туган авылыбыз Шәмәне бик яратабыз. Әлеге мәхәббәтне безгә кече яшьтән үк ата-аналарыбыз, өлкән туганнарыбыз, укытучыларыбыз тәрбияли. Мәсәлән, тормыш иминлеге нигезләре укытучыбыз Уленгов Виталий Бикулович мәктәп администрациясе ярдәмендә безнең өчен елның теләсә кайсы вакытында тирә-юньдәге авылларга танып белү экскурсияләре оештыра. Миңа еш кына урманнарда һәм болыннарда булырга туры килә. Умарталыкта бал суыртканда һәм малларга кышлык өчен печән әзерләгәндә, урман кырыендагы күлдә коенганда, гөмбә җыйганда сыйныфташлар һәм педагоглар белән аннан читкә чыгу – үзе бер гаҗәеп вакыйга. Табигать белән үзең генә калгач, авыл һавасының  никадәр көч биргәнен һәм тынычландырганын тагын да яхшырак тоясың.Моны инде бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел.
Нәкъ менә шундый вакытларда без чын байлыкның нәрсә икәнен, үзебездән аерылгысыз табигатьне үзебез, ата-аналарыбыз  һәм киләчәк буын өчен сакларга кирәклеген аңлыйбыз. Тик теләсә кая чүп-чар ташлап калдыруларны, бөтен җирдә кирәкмәгән әйберләр ауналып ятуын күрү җанны әрнетә. Шуңа да  авылдашларыбызның игътибарын авылыбызның экологик торышын саклауның мөһимлегенә юнәлтәбез һәм аларны чүпләрен махсус билгеләнгән урыннарга илтеп ташларга чакырабыз.

Без шулай ук мәктәп коллективы – укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм мәктәп укучылары бергәләп иртә яздан кара көзгә кадәр белем бирү учреждениесе территориясен, авыл урамнарын, агачлар паркын, Чирмешән елгасына торак пунктыбызның көньягыннан агучы  Шәмә елгасы ярларын да җыештырабыз. Авылдан читтә тәртип булдыруга килгәндә, моңа балалар һәм педагогларның гына көченнән килми, шуңа күрә алар әлеге мәсьәләне биредә яшәүчеләр үзләре хәл итүен сорыйлар, шул вакытта табигать, алар уйлавынча, үзен тулысынча күрсәтер: үзенең саф һавасы белән сөендерер, гаҗәеп гүзәллеге белән аерылып торыр.

Шәмә территориясендә тәртип булдыру уңаеннан ачыклык кертүен сорап без составына әлеге авыл керә торган Биләр авыл җирлеге башлыгы Портнов Николай Николаевичка мөрәҗәгать иттек.


-      Һәр торак пунктны хәлебездән килгәнчә тәртиптә тотарга тырышабыз, – дип җавап бирде  җитәкче. – Иртә яздан алып җәй буе авылларны карап торабыз. Әгәр сез безгә килсәгез, урамнарыбызда бер чүп контейнеры да күрмәссез: һәр гаилә белән каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түгүгә килешү төзелгән, шуның аркасында авыл җирлеге территориясе тулаем алганда күпкә чистарды – кәгазь, җиңел пластикны хәзер җил  очыртып йөртми. Шәмәгә килгәндә, һәр 15-20 көн саен полигонда бөтен калдыкларны  бер өемгә өеп, җир белән тигезләү өчен трактор яллыйбыз. Моннан тыш, урамнардагы чүп үләннәрне чабып торабыз. Урамнарга яктырткычлар куелды, кешеләр соравы буенча Колхоз урамында киң буа  һәм күпер кичүе ясалды. Ә хәзер правослау зираты тирәсен тотып алырга әзерләнәбез, моңа 320 мең сум акча бүлеп бирелде – акчаның бер өлеше узган ел төзекләндерү буенча откан Грант акчасы.


Алдарак атап үтелгәннәрдән чыгып, Шәмә һәм Биләр җирлегенә кергән башка авыллар кешеләре   муниципалитет җитәкчелегенең дә, мәктәп коллективының һәм укучыларның да  гаять зур тырышлыгын  игътибарга алырлар һәм авылларының баштагы хәлен саклап калуга үз өлешләрен кертерләр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International