Һәр кешенең тормышы сәүдә һәм көнкүреш хезмәте белән аерылгысыз бәйләнгән, ә бик күп нәрсә – кешеләрнең кәефе, сәламәтлеге һәм билгеле бер дәрәҗәдә иминлеге әлеге тармак хезмәткәрләренең профессионализмына, белеменә һәм җаваплылыгына бәйле. Сатучының яки кассирның елмаюы һәм яхшы сүзе һәр алексеевскилының һәм районыбызга килгән һәр кунакның кибеттән канәгатьләнү хисе белән китүенә дәлил булып тора.
Бүген сәүдә өлкәсе уңышлы үсә. Район территориясендә 180 сәүдә предприятиесе бар, анда 800дән артык кеше эшли. Яңа, заманчарак кибетләр, сәүдә йортлары һәм үзәкләре ачыла, сатып алучыларга товарлар һәм хезмәтләрнең киң ассортименты тәкъдим ителә. Шушы сәламәт көндәшлек бәяләр үсешен тотып торырга, эш сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә.
Сәүдә өлкәсе ветераннарына – тәҗрибәле остазларга намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт әйтәбез. Барлык сәүдә хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, тыныч һәм киләсе көнгә ышанып яшәүләрен телибез.
Алексеевск муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты