Ураза бәйрәме белән!

2014 елның 25 июле, җомга

Дин тотучылар өчен бу бәйрәм рухи чистарынуны, якыннарыңа мәхәббәтле булуны һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә омтылуны гәүдәләндерә. Әлеге мәңгелек рухи кыйммәтләр кешеләрдә матур киләчәгебезгә ышанычны ныгыта, төрле милләт вәкилләрен һәм дин тотучыларны үзара аңлашып яшәргә этәрә, тынычлык һәм татулык булдырырга булыша, күңелләребезне шәфкать һәм мәрхәмәт нуры белән яктырта. Шушы изге айның яхшылыгы һәм шәфкате көндәлек тормышта һәрвакыт сезнең белән янәшә йөрсен! Бәйрәм һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм муллык алып килсен, якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәт телим!

Район башлыгы Владимир Козонков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International