Владимир Козонков, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, урып-җыюны вакытында тәмамлау өчен эшкә ашыгыч төстә керешергә кирәк, дип белдерде:
– Эленке-салынкы эшләргә вакыт юк, бүген үк басуларга чыгарга кирәк. Июль һәм сентябрь икмәге – икесе ике төрле төшенчә, – диде ул.
Киңәшмәдә аерым игътибар куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә, шулай ук ашлык складларының торышына да бирелде.
Алдарак әйтеп үтелгәнчә, басуларга “Родина“ колхозының биш комбайны чыкты. “Ясная поляна” һәм “Кызыл Шәрык” хуҗалыклары да теземнәргә салуга керештеләр.