“Олимп”та җыеннар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Бу юлы да палата лагере Речное авылыннан ерак түгел Каманың  бик матур бер җирендә җәелеп киткән. 7 июльдән 21 июльгә кадәр узган икенче смена  вакытында без яшь спортчыларның ничек итеп көч һәм энергия җыюларын белү өчен лагерьга килдек.

Футбол капкасы төбендә малайлар ашыкмый гына Бразилиядә  бара торган футбол буенча дөнья чемпионатының кискен борылышлары турында бер-берсен бүлдерә-бүлдерә фикер алышалар иде. Шунда ук баскетболчылар “югары”дан боҗрага туп ыргытып маташа. Волейболчылар, парларга бүленеп, тәннәрен яздыралар. Бүген аларның күнегүләр программаларында басым пасларга ясалачак. Әвеслек астындагы зур өстәл янында малайлар һәм кызлар шашка уйныйлар һәм, рәсемнәр конкурсына әзерләнеп, кәгазь кисәгендә лагерь тормышын чагылдыралар. Ә волейболчы кызлар, үзләрен  чыдамлылыкка өйрәтеп, текә ярдан күтәреләләр.

Баскетболчы Артур Билалетдинов, лагерьда көн төрле вакыйгаларга бай, ди:

– Иртәнге 7дә торабыз, аннары 3 чакрымны йөгереп үтәбез, җирдән күтәрелү күнегүләре ясыйбыз (Артур 15-20 тапкыр күтәрелә ала икән). Акылыбызны да үстерәбез: даими төстә шашка, шахмат уйныйбыз. Бүген “Барлык йолдызлар матчы” булачак. Баштан без ярышларны отрядлар арасында үткәрдек, иң яхшы уенчылар вожатыйлар белән уйнаячак.

Балалар спорт белән генә шөгыльләнеп калмыйлар. Полина Храптань лагерьдагы культуралы ял турында сөйли:

–Һәр көнне  нинди дә булса чара үткәрелә. Бүген, мәсәлән, әкият яңача итеп сәхнәләштереп күрсәтеләчәк. Безнең отряд “Красная шапочка” әкиятен күрсәтәчәк. Без көне буе сценарий һәм киемнәр әзерлибез. Ә кичәдән соң, һичшиксез, дискотека булачак.

Речноеда ял итүчеләр мәктәп ашханәсендә ашыйлар. Азат Гыймаев  төшке аш вакытын көтеп җиткерә алмый:

–Безгә бик тәмле һәм туклыклы ризыклар ашаталар, – ди Азат. – Көне буена бик нык арыйсың, шуңа күрә төшке яки кичке ашны түземсезләнеп көтәсең. Тәмле ашлары өчен поварларга рәхмәт.

Лагерьда ял итүче күпчелек балаларның фикере буенча, аларга гадәти тормыштан аерылып, табигать кочагында яшәү ошый икән. Биредә биек булып үскән агачлар күләгәсендә җәйге эсседән ышыкланырга була. Шуның өстенә, кая барма – болын җиләкләре үсеп утырган аланга килеп чыгасың. Палаталарда куну да үзе бер хозурлык. Әлеге сменада ял итүче Алена Федотованың күңеленә бу аеруча хуш килә.

– Мин лагерьда икенче кат инде. Монда рәхәт, вожатыйларыбыз әйбәт, ләкин алар кайчак кырыс та була беләләр: ял сәгатендә һәм кич белән йокларга яткач, тынлыкны күзәтеп торалар. Ә төнлә палаткаларда ятканда дусларың белән  сөйләшеп туеп булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International