Мәсәлән, 11нче сыйныфтан 123 укучы рус теленнән имтиханны икелеләрсез тапшырды, математиканы барысы да тапшыра алмады: Урта Тигәнәле һәм Чуваш Майнасыннан ике укучы быел аттестат алмады. Аның урынына аларга 10нчы һәм 11нче сыйныфларда уку турында белешмә бирелде. Бу мәктәпне тәмамлаучылар төп белем (9 сыйныф) аттестаты нигезендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керә алачаклар.
Югарыда әйтеп кителгән фәннәрдән район буенча яхшы нәтиҗәләргә Юеш Көрнәле, Урманасты Шунталысы, Зур Тигәнәле, Биләр һәм Ялкын мәктәбе укучылары иреште. Алексеевск укучылары арасында БДИны аеруча яхшы тапшырган укучылар юк. Район буенча математика һәм рус теленнән уртача баллар шул рәвешчә 41 һәм 60,8 , ә республика буенча 48,4 һәм 65,8 тәшкил итә.
9нчы сыйныфны тәмамлаучыларга килгәндә, мәҗбүри фәннәрне 313 укучының барысы да, ә 10ысы икенче омтылышта тапшырды.
Дәүләт сынаулары барышында бер бозуга юл куелды: химия буенча соңгы имтиханда Кыр Шунталысы укучысы шпаргалка белән тотылды. Аттестация үткәрү тәртибен бозганы өчен аңа штраф санкцияләре салыначак.