Яңа балалар бакчасына кем барырга тели?

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Бүгенге көнгә яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү белән беррәттән әлеге балалар бакчасының белем бирү “эчтәлеге” дә билгеләнә. Белем бирү эшчәнлеге нәфис-эстетик, социаль-педагогик, экологик-биологик һәм физкультура-спорт юнәлешләре буенча үткәреләчәк. Белем бирү һәм үстерүче хезмәтләр сыйфатында төрле түгәрәкләр, студияләр, балаларны укыту һәм дөнья мәдәнияте буенча белем алуга җәлеп итү, рәсем сәнгате, графика, скульптура, халык һөнәрләре төркемнәре, шулай ук сәламәтлек саклау секцияләре һәм төркемнәре, ягъни гармонияле бала шәхесен һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән бөтен нәрсәләрне булдыру  планлаштырыла. Өстәмә белем бирү хезмәтләре булдыру турында ата-аналарның теләкләре aleks.ds6@yandex.ru адресы буенча кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International