Терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 10 июльгә 5 мең тоннадан артык печән һәм 50 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер   шартлы терлеккә 10 центнер азык берәмлеге туры килә. Азык әзерләүдә “Кызыл Шәрык” хуҗалыклары алда бара. Көньяк филиалда гына да 10,5 мең центнер азык әзерләнгән. “Родина” колхозы печән әзерләү буенча лидер – әлеге хуҗалыкта кышкыга мең тоннага якын салынган.

Хәзер аграрийлар икенче кат чабуга әзерләнәләр.

Идарәнең баш агрономы Алексей Козин сөйләгәнчә, азык әзерләү уңышлы бара:

      Хуҗалыклар темпны саклыйлар, азыкның сыйфаты яхшы, бөтен технологияләр үтәлә һәм эшләр вакытында эшләнә, быел “Ясная поляна”да азык отряды булдырылуын, шул сәбәпле азык әзерләүнең кыска вакыт срокларда һәм яхшы сыйфатлы әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International