1. 2011 – 2015 елларга Алексеевск муниципаль районында торак төзү программасын гамәлгә ашыру барышы турында.
2. 2014 елның беренче яртыеллыгында Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең эшчәнлеге турында.
3. Алексеевск муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасының “Халык контроле” географик мәгълүмати системасының эшләве турында.
4. Төрлесеннән.
Утырыш барышында инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Алексеевск районы буенча начальнигы Владимир Турушкин, Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Белова чыгыш ясады.
Шулай ук утырыш эшендә Урманасты Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Алик ҖиҺаншин, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванова, контроль-хисап палатасы начальнигы Валерий Сергеев та катнашты.
Утырыш азагында район башлыгы Владимир Козонков авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге консультанты Юрий Михайловны туган көне белән котлады, аңа Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.