Яңа сервис кысаларында, Алексеевск Пенсия фонды начальнигы Гөлкәй Әхмәтова сүзләренә караганда, һәр гражданин 2002 елның 1 гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәрге хезмәт стажын тикшерә, пенсия алучылар – үз пенсияләренең һәм башка социаль түләүләрнең күләме, ә ана (гаилә) сертификаты хуҗалары, әгәр инде гаилә аннан өлешчә файдаланган булса, ана капиталының күләме һәм күпме акча калганлыгы турында мәгълүматлар ала алачаклар.
Сервис Пенсия фондының www.pfrrt.ru сайтында “Пенсия фонды хезмәтләре” (“Услуги ПФР”) бүлегендә урнашкан. Үзенең шәхси кабинетын ачу өчен гражданинга, Пенсия фондының территориаль органына килеп, тиешле гариза язарга, анда керү өчен логин һәм пароль алырга кирәк.