Кыр Шунталысы авылы кешесе Госман Миндубаев 95 яшьлеген билгеләп үтте. Аның күкрәген орден һәм медальләр, шул исәптән “Кызыл Йолдыз”, “II дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары һәм Жуков медале бизи. Сугыш елларында ул яралана. Туган иленә кайткач, пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.
Ә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Гөлсем Мәҗидуллина үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Ул Җиңүне фронт сызыгы артында яулаган һәм 50 елдан артык колхозда һәм авыл кибетендә эшләгән.
Юбилярлар Россия, Татарстан Президентларының һәм район башлыгының бүләк җыелмалары һәм котлау хатлары алдылар.