Анастасия беренче тапкыр Алексеевскига туганнарына моннан ике ай элек йөзү буенча җаваплы ярышлар алдыннан кайткан иде. Үзенең остазына авылыбызның спорт комплексында бик тырышып күнегүләр үткәрүне дәвам иттерәчәгенә вәгъдә биреп киткән иде ул.
– Ул чакта бассейн хезмәткәрләре мине әйбәт каршыладылар, – дип сөйли Настя, – миңа аерым юл һәм күнегүләр ясау өчен вакыт бирделәр. Нәтиҗәдә ярышлар вакытында дистанцияне узгач, җанатарларга карап мин “алтын” отып кына калмыйча, спорт мастеры нормативын да үтәвемне аңладым. Ура! Бу җиңүнең минем тырышып күнегүләр ясавым аркасында гына түгел, ә аларны үткәрү өчен бирелгән шартлар аркасында да икәненә инандым. Моның өчен бассейн хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәм.
Күнегүләр вакытында Настя тренерларыбыз өчен мастер-класслар үткәрергә һәм балалар белән шөгыльләнергә дә өлгергән