Ярты гасыр иңне-иңгә куеп

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Бүген элеккечә үк Россия тарихыннан  гашыйкларның дулкынландыргыч язмышларын искә төшергәндә никахлары вакыт белән сыналган, нык һәм какшамас булып калган ир белән хатын турында кыскача гына сөйләп китәбез. Кичә район үзәгенең Никахлашу сарае тәхетенә Римза Исмәгыйль кызы белән Әмир Фатыйх улы Гыйләҗевлар чакырылды.

Әмир Фатыйх улы Югары Татар Майнасы авылының дус, эшчән гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе искиткеч әйбәт, уңган кешеләр була, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә гел булышалар һәм балаларында да туган өйгә, туган якка, хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр. Боларның барысы да бала тууга ук тәрбияләнә башлый.

Әмир бик яшьли кул арасына керә. Үсә төшкәч, шоферлыкка укый һәм үзенең “Победа” колхозында эшли башлый.

Шул ук авылда сөйкемле, искиткеч чибәр һәм ягымлы Римза исемле кыз яши. Алар бер мәкәптә укыйлар, кичләрен бергәләп урамга чыгалар. Ничектер шулай бервакыт Әмирнең әлеге чибәр кызга күзе төшә. Яшьләр авылның җәмәгать тормышында актив катнашалар, буш вакытларны бергә үткәрәләр. Алар дуслашып китәләр һәм бу дуслык күп тә үтми мәхәббәткә әйләнә. Көннәрдән бер көнне кич белән ул Римзага мәхәббәтен белдерә, һәм кыз аның хатыны булырга ризалык бирә. Шулай итеп, тугрылыклы, яратучы хатынга әйләнә. 1964 елның 12 сентябрендә алар өйләнешәләр һәм беренче тапкыр бер-берсенә искиткеч матур “ирем”, “хатыным” дигән сүзләрне әйтәләр. Кайчандыр якты ут, бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы булып кабынган мәхәббәт һаман да аларга булыша, аларның тормышын җылыта, бер-берсенә назлы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә.

Әмир Фатыйх улының хезмәт тормышы, әлбәттә инде, туган авылы белән бәйләнгән. 1972 елда  Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм пенсиягә чыкканчы агроном булып эшли. Аның хезмәт стажы 45 елдан артык тәшкил итә. Бай тормыш тәҗрибәсе аны акыл һәм төгәл нәтиҗәләр ясый белү сәләте белән бүләкләгән. Эшкә намуслы каравы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары казанышларга ирешкәне өчен аның күп санлы бүләкләре бар, аңа “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде.

Янәшәсендә акыллы һәм зирәк хатыны булмаса, Әмир Гыйләҗев әллә ни уңышларга ирешә алмас иде. Ул гаиләдә җылылык һәм мәхәббәт, иминлек һәм тынычлык халәте булдыра алган. Өй, гаилә генә түгел, ә бәлки авыр физик хезмәт тә аның зәгыйфь дилкәләренә төшә.

Ирле-хатынлы Гыйләҗевлар бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышладылар. Аларның тормыш юлы авылдашлары һәм кешеләр алдында чиста намус белән уза.

Гыйләҗевлар өе һәрчак кунаклар белән тулы була, анда уңган хуҗабикә куллары белән булдырылган чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.

Римза Исмәгыйль кызы иренә бер ул һәм ике кыз бүләк итә. Аларның җиде оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Балалары әти-әниләренә рәхмәтлеләр. Аларны саклыйлар, мәхәббәт һәм бер-береңне аңлау хакимлек иткән ата-ана йортында еш булалар.

Менә инде 50 ел ирле-хатынлы Гыйләҗевлар, һәр нәрсәдә бер-берсенә булышып, бөтен кайгыларын һәм шатлыкларын уртак итеп, бер-берсенә мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап, бер юлдан атлыйлар.

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты карары белән “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале булдырылды. Кичә әлеге бүләккә Гыйләҗевлар гаиләсе лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International