Кулланучылар кооперациясе көне Безне авыл борчый

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

–Шунысын билгеләп үтү күңелле,– ди Алексеевск райпосы рәисе  Илнур Хәйбуллин, – хәзерге катлаулы финанс- икътисадый шартларда кулланучылар кооперациясе, озак еллар буена түзмлелек күрсәтеп, эштә тотрыклылыкка иреште һәм шул тотрыклылыкны, системаның бербөтенлеген саклап кала    алды. Аннан да битәр, тупланган коллектив аркасында эзлекле төстә үсүен дәвам иттерә. Коллективта нигездә зур стажлы тәҗрибәле хезмәтчәннәр эшли. Хәзерге вакытта 47 ноктага хезмәт күрсәтәбез, аларның яртысыннан күбрәге рентабельсез. Ләкин шулай да эшчәнлегебезне дәвам иттерәбез, аннан да битәр, хезмәтләребезне киңәйтәбез. Безгә Татпотребсоюз идарәсе, район җитәкчелеге, шулай ук республикабыз Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә, бу каты көндәшлек шартларында аеруча мөһим. Быел  республика Хөкүмәте льготалы сатып алу шартларында ике күчмә махсус автолавка бирде, тагын шундый берне Биләр зонасы өчен дә бирүләрен көтәбез. Хәзер кибетләре булмаган авыл кешеләре  беренче кирәк-ярак товарларын алу гына түгел, ә бәлки аларга заказ да ясый алалар: автолавкалар менә шул товарларны ташу өчен  билгеләнгән.

Кооператорларның хәзерге буыны, кыенлыкларга да карамастан, кооперация эшчәнлегенә нигез салган, аны үстерүгә һәм алга җибәрүгә булышкан кулланучылар кооперациясе ветераннарына  зур рәхмәт әйтүләрен билгеләп үтәм. Без үзебез дә әлеге өлкәгә иң яхшы елларын биргән кешеләрнең барысына да рәхмәтлебез.   

Һөнәри бәйрәм – илебездә иртәгә билгеләп үтелүче Халыкара кооперация көне уңаеннан эшчәнлегебез киләчәктә дә халыкның, барыннан да элек, авыл кешеләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдереләчәк.

Сүз уңаеннан әйткәндә, кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре район, шулай ук республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган төрле бәйрәм чараларында һәм ярминкәләрдә актив катнашалар. Мәсәлән, узган җәй алар җәйге Универсиада кунакларына хезмәт күрсәттеләр, ә киләсе елда шулай ук спортның Казанда узачак су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларга хезмәт күрсәтергә ниятләп торалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International