Безнең “Рус авылы” – Казанда

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Казанлылар һәм башкала кунаклары, ишегалдына килеп кергәч, Алексеевск осталары: тимерчеләр, чүлмәк ясаучылар, тукучылар, кул белән бәйләү осталары, балалар сәнгать мәктәбе рәссамнарының иҗаты белән таныштылар. Моннан тыш, теләге булган кешеләр артистларның дәртле җырларын тыңлый һәм күп санлы конкурсларда, мәсәлән, капчык киеп йөгерү яки капчыклар белән сугышу конкурсларында катнаша алдылар. “Рус авылы”на бәйрәмнең почетлы кунаклары –дөньяның 61 иленнән Халыкара форумда катнашучылар да килде (ул 18 июньнән   21енә кадәр Казанда узды). Алексеевскилыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International