Көндез һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг булып узды, анда ветераннар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре речь сөйләде. Алар митингта катнашучыларны үз илләренең тарихын онытмаска һәм Ватан өчен сугышкан кешеләрне хөрмәтләп искә алырга чакырдылар. Бер минут тын торганнан соң бистә кешеләре Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
Ә шул ук көннең кичендә “Хәтер шәме” Халыкара акциясе булды, анда 400гә якын кеше катнашты. Бистә кешеләре битараф калмадылар: вакыт соң булуга да карамастан, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр һәм шәмнәр куеп, якташларын искә алдылар. Акциядә катнашучыларның берсе Татьяна, минем өчен Мәңгелек ут янына килеп, һәлак булучыларга тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү бик мөһим, дип билгеләп үтте:
– Шәм куеп, һәлак булган солдатлар алдындагы бурычымны үтәдем, дип уйлыйм, шунда ук күңелдә ниндидер бер җылылык тойдым. Без бит сугыш турында истәлекне сакларга тиешбез.