Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Сәламәтлек – кеше өчен иң мөһим нәрсә. Үзләренең гомерләрен игелекле хезмәткә, кеше сәламәтлеге һәм гомере турында кайгыртуга багышлаучыларның барысын да бәйрәм белән котлыйм.
Сезнең белән бу бәйрәмне меңләгән алексеевскилы да каршылый, чөнки сез аларга авыр минутларда ярдәм иттегез, сырхауларыннан арындырдыгыз, яшәү шатлыгы бирдегез.
Кешеләргә күңел җылысы, игътибар күрсәтүегез, тирән ихтирамга лаек. Гиппократ антына тугры калуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, югары профессионализмыгыз һәм эшегезгә җаваплы каравыгыз алга таба да халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәр. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим!