Язгы имтихан тапшырылды

2014 елның 23 мае, җомга

Шушы белем бирү учреждениесендә студентлар хәзерге заман илебез һәм чит ил тренажерларында, куәтле тракторларда, ашлык урып-җыю комбайннарында, чәчкечләрдә, күп операцияләр башкаручы туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарында укытыла. Заманча чәчүлекләрне сиптергечләр, орлык агулагычлар, орлык чистарту линиясе, диагностика һәм авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү җиһазы бар.

Егетләрне нәтиҗәлерәк укыту өчен колледж каршында уку хуҗалыгы эшли. Аның басуларында студентлар теоретик белемнәрен кулланалар – сабан культуралары, көзге культуралар чәчәләр. Биредә көнбагыш та үстерәләр.

– Практика вакытында мин басуда эшләү үзенчәлекләрен белдем. Практика безгә белгеч булу өчен бик күп файдалы нәрсәләр бирә, – дип фикерләре белән уртаклашты Валерий Иштуганов.

2нче курс студенты Владимир Полипкин, әйбәт нәтиҗәләргә педагоглар ярдәмендә ирешергә мөмкин булды, дип билгеләп үтте.

–Практика узган вакытта мин заманча техникада эшләдем. Ул миңа алынган теоретик белемнәрне практикада ныгытырга булышты. Остазларыбыз,  колледж укытучылары Александр Анатольевич Истомин белән Василий Николаевич Дьячков гел безнең белән булдылар, алар безгә җирдә яхшырак эшләргә булыштылар.

Басуларда производствога өйрәтү мастерлары  белән бертигез дәрәҗәдә әле күптән түгел генә әлеге учреждениегә укырга кергән яшь белгечләр дә эшли. Колледж директоры Сергей Денисов үз эшләрен җаваплы башкаручы  Илья Никаненков белән Фәнил Фәссаховны аерым билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International