“Без – Россия гражданнары!”

2014 елның 23 мае, җомга

Чараны сәламләү сүзе белән ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева ачты:

        Мин сезне тантаналы һәм кунакчыл Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының Никахлашу сараенда сәламләвемә шатмың, биредә сез ана капиталы сертификаты һәм яшь гражданнарга паспортлар тапшыру шаһитлары булачаксыз. ЗАГС бүлегенең аеруча мөһим бурычларының берсе – кешеләргә бәйрәм бүләк итү. Бүгенге матур көндә традиция буенча без ничәнче тапкыр инде  нәни якташларыбызны һәм балигь булу чорына кергән яшь гражданнарыбызны хөрмәтлибез, шуңа күрә аларга зур булмаган концерт әзерләдек.

Ата-аналар балалары тууны планлаштырганда баштан аларга лаеклы тормыш тәэмин итү өчен үз мөмкинлекләренә таяналар, ләкин дәүләт икенче һәм шуннан соңгы балалар тугач матди яктан ярдәм итә башлагач,  ата-аналар демографик процесста тагын да активрак катнаша башладылар. Шуңа күрә Алексеевск районындагы Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Әнисә Фәттахова бу көнне Хәйбуллиннар, Харисовлар һәм Гороховлар гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырды. Килүчеләрне гаиләләренең тулылануы белән котлады, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 1932 елның 27 декабрендә закон кабул ителде, ул бердәм паспорт системасын кертте. Шул вакыттан бирле паспорт бик әһәмиятле документка әйләнде. Ул туу турында таныклык булганда гына бирелә.

  Татарстан Республикасы буенча  Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пункты начальнигы Светлана Скворцова һәм партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина балаларны котладылар, аларга  паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Кадерле дуслар! Россия гражданины булу – югары дәрәҗә, җәмгыять алдында да, үз алдыңда да зур җаваплылык ул. Россия Федерациясе гражданины исемен горурланып йөртегез. Барыгызга да бәхет, игелекле эшләр һәм тормыш юлыгызда уңышлар телим. Паспортыгызны саклагыз һәм үз Ватаныгызның лаеклы гражданнары булыгыз!”– диде Валентина Увакина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International