Егетләр Волгоградтан берничә километр ераклыктагы Сталинград янындагы Россошки авылында барган рәхимсез сугышларда һәлак булган совет солдатлары хөрмәтенә куелган хәрби-мемориаль комплекс белән янәшә урнаштылар.
– Бу авыл, – дип сөйли Зирекле мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, Хәтер вахтасы”нда катнашкан Сергей Егорычев, – немецлар тарафыннан яндырып бетерелгән булган. Сугыш вакытында аның белән янәшәдә совет хәрби әсирләренең концентрацион лагере урнашкан. Аны азат иткәннән соң анда нибары бер солдат кына исән калган. Казу эшләрендә катнашып, мин сугыш дәһшәтләре турында тагын да күбрәк белдем. Ул урыннарда җир гранаталар, шартламый калган сугыш-кирәк-яраклары, миналар белән шыплап тулган. Без һаман да окопларда яткан һәм хөрмәтләп җирләнмәгән унике совет сугышчысының мәетен табып алдык. Бу елның 25 апреленнән 5 маена кадәр Волгоград өлкәсенең җиде районында солдат һәм офицерларның 510 җәсәде табылды, шуларның 15енең кем булулары ачыкланды. “Сталинград сугышы” музей-панорамасы буйлап экскурсия һәм Мамай курганына бару миндә зур тәэсирләр калдырды. Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәтчәннәре алдында башымны иям һәм аларга безгә бәхетле тормыш бүләк иткәннәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм.