2014 елның 22 апрелендә Биләр гомумбелем мәктәбендә шахмат буенча Алексеевск муниципаль районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры Эдуард Хәниф улы Миндубаев истәлегенә багышланган беренче турнир булып узган. Ярышларда 85 кеше катнашкан, шуларның 67се – балалар, 18е – зурлар. Ярышлар Швейцария системасы буенча 7 турда үткән. Һәр партиягә 15әр минут контроль вакыт бирелгән. Ярышларда катнашучылар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгәннәр. Шулай ук ярышларда катнашучылар арасында “Иң яшь катнашучы” номинациясендә –Гайнуллин Артур һәм “Иң тәҗрибәле катнашучы” номинациясендә Садыйков Рафаил бүләкләнгән.