Узган елгы конкурста районыбызның кайбер учреждениеләре дә җиңүчеләр булды. Мәсәлән, картлар һәм инвалидлар өчен Алексеевск интернат йорты хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» номинациясендә җиүгә ирештеләр, алар “Ялгыз, карт кешеләргә һәм инвалидларга социаль җайлашуда һәм тернәкләнеп китүдә ярдәм” проектын тәкъдим иттеләр. Проект өлкән шәфкать туташы Динә Вәлиуллина җитәкчелегендә булдырылды. Конкурста җиңү нәтиҗәсендә интернат йорты хезмәткәрләре яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өчен бирелгән җир кишәрлеген төзекләндерә, теплица һәм мотоблок сатып ала алдылар.