26 апрельдә Алексеевскида Радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне булып узды

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Суперышанычлы булып тоелган энергетика объектында 1986 елгы коточкыч һәлакәтне ачып салган телевидениенең беренче каналыннан күрсәтелгән “Мотылек” фильмы, һичшиксез, күпләрдә билгесез куркыныч белән очрашканда һәркемдә килеп туа торган куркыныч хисен кузгаткандыр. Чыннан да, радиация турында ликвидаторлар – ил шушы бик тә әшәке эшкә мобилизацияләгән гади авыл ирләре, кичәге солдатлар нәрсә белгәннәр соң? Урынга килгәч, хезмәтнең күңелсез якларын алар бик тиз сизеп алганнар, ләкин боерыкларны үтәргә кирәк булган.

Бүген безнең районда Чернобыль вакыйгаларында ун катнашучы һәм вафат булган ликвидаторның хатыны Вера Ивановна Шеина яши. Очрашуга алтысы килгән иде. Болар – Николай Веретенников, Иван Воробьёв, Алексей Егоров, Сергей Корчагин (АПЛда хезмәт иткән подводник), Олег Тафинцев һәм ликвидаторлар берләшмәсе җитәкчесе Михаил Ошлёпкин. Кемдер авыруы сәбәпле килә алмаган, кемгәдер транспорт булмаган,ә иң өлкән ликвидаторларның берсе, алексеевскилы Иван Рыдаев бакый дөньяга күчкән. Кунакларны социаль яклау бүлеге белән “Апельсин” кафесы оештырган чәй өстәле көтеп торды, алар ял иттеләр һәм  тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Җыелучыларга мөрәҗәгать иткән музей хезмәткәре Ирина  Галанина ликвидаторларны хезмәттәшлек итәргә чакырды: аларның сирәк очрый торган, драматизм белән тулы гадәттән тыш хәлләрне җиңеп чыгу тәҗрибәсе балалар белән эшләгәндә әйбәт тәрбия чарасы булып хезмәт итәргә мөмкин.

Аннары кунакларга  музей буйлап күзәтү экскурсиясе тәкъдим ителде. Алар барлык залларны карадылар, крестьян тормыш-көнкүреше (алар бер-берсен уздыра-уздыра күпләр өчен ят булган эш кораллары һәм җайланмаларның исемнәрен атадылар), хезмәт даны (аның стендларында күпләр таныш исемнәрне таптылар) бүлекләре янында аеруча да җанланып киттеләр. Яңа күргәзмә экспонатларын, атап әйткәндә, 3нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Денис Мишечкин китергән “Лего” җыелмасыннан оригиналь конструкцияләрне кызыксынып карадылар. Экскурсияне тәмамлап, Ирина Николаевна кунаклар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты, “Сез бик тә җайлы һәм яхшы күңелле кешеләр”, – диде.

Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм башкарма комитетның социаль яклау бүлеге мөдире Елена Хамзина белән әңгәмә дәвам иттерде. Җитәкчелек вәкилләре ветераннарның сорауларына җавап бирделәр. Чара тәмамланганда кунаклар Алексеевк балалар сәнгать мәктәбенә бардылар, анда яшь музыкантлар башкаруында классик музыка концертын карадылар, ә өйләренә таралышканда азык-төлек җыелмасы алдылар, бу аларга истәлекле көн хөрмәтенә  районнан игътибар билгесе булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International