Балалар өчен күңелле бәйрәм

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Атналык кысаларында беренче һәм икенче сыйныф укучылары өчен Мәдәният елына багышланган “И пером не описать” исемле фольклор бәйрәме оештырылды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, тизәйткечләр әйттеләр. Өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары, үз чиратларында, Иван Андреевич Крыловның юбилеена багышланган әдәби утренникка чакырылдылар. Балалар рәхәтләнеп әлеге язучының мәсәлләрен искә төшерделәр, аның әсәрләренең геройларын атадылар, кроссвордлар чиштеләр.

Чара укучыларның бәйрәм алдыннан игълан ителгән “Әкиятне бел!” конкурсында катнашуы белән дәвам итте. Китапханәдәге стендка алдан ук ел  буена җыелган рәсемнәр куелган иде. Малайлар һәм кызлар, кәгазь кисәге,  карандашлар алып һәм урындыкларга җайлы гына урнашып, әкиятләрнең,  геройларның һәм авторларның исемнәрен әйтеп бирделәр һәм яздылар. Бистәнең икенче мәктәбе өченче сыйныф укучылары Святослав Артемов һәм Антон Марусин, шул ук мәктәпнең бишенче сыйныф укучысы Артем Бәдретдинов, шулай ук  район үзәге беренче мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары Инна Ермилова, Ольга Курсанова һәм Алиса Беспалова иң эрудицияле булып чыктылар. Иҗат бәйгесендә җиңүчеләр буларак, аларга бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International