2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү өчен партия эчендә алдан тавыш бирү

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Партия  эчендә тавыш бирүнең соңгы мәйданчыгын ачып, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев  сайлаучыларны һәм праймеризда катнашучыларны тавыш бирү процедурасы белән таныштырды. Ул, Татарстанда тавыш бирү 18 мәйданчыкта узачак, диде. Кандидатлар исемлегендә барлыгы – 155 кеше, шуның белән бергә һәр катнашучы ике мәйданчыкта чыгыш ясый.

Чистайда сайлаучылар мәйданчыгында 22 кандидат чыгыш ясады.  Безнең районнан кандидатлар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидовның һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевның да  дәгъвалау мөмкинлеге булды.

 Бу көнне кандидатлар сәламәтлек, мәдәни һәм рухи үсеш, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, республика районнарында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны булдыру һәм эшмәкәрлек турында сөйләделәр.

Май аенда партия эчендә алдан тавыш бирү буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы һәм “Бердәм Россия”  сәяси Советының утырышы булачак. Партия эчендә тавыш бирү йомгаклары буенча V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Бу исемлек килешү өчен партиянең генсовет Президиумы каравына кертеләчәк.

Партия конференциясе ике этапта үтәр, дип планлаштырыла: беренчесе – июньнең өченче ункөнлегендә, икенчесе сентябрь азагында булачак. Июньдә конференциядә депутатлыкка кандидатлар исемлеге расланачак, ә сентябрьдә сайлау кампаниясенә йомгак ясалачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International