«Бердәм России» әләме астында

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Медицина ярдәменә мохтаҗ пациентларны беренчел карау максатында (өстәвенә бушлай) үткәрелә торган әлеге акция «Бердәм России» әләме астында узды. 2нче РКБ табиблары: уролог, отоларинголог, ревматолог, невропатолог һәм терапевт көн буена Биләр төбәгенең 127 кешесен кабул иттеләр һәм аларга консультацияләр бирделәр. Докторлар үз нәтиҗәләренә генә таянмасыннар өчен авыруларга кичтән кирәкле анализларны я үзәк район хастаханәсендә, я җирле амбулаториядә бирергә кушылды. Авырулар буенча анализларны гомумиләштергәннән соң бөтен мәгълүмат турыдан-туры  гомуми практика участок табибларына тапшырылды. Якын арада кайбер пациентларга  тагын тикшеренү  узарга һәм 2нче РКБда стационар шартларда дәваланырга туры киләчәк, авыруларның бер өлеше  ВМП (югары технологик медицина ярдәме) буенча операциягә чиратка куелды.

 Республика хастаханәсенең баш табибы Альмир Абашеев белән сөйләшү барышында сүз киләчәктә дә хезмәттәшлек итү, ягъни андый очрашуларны ярты елга бер тапкыр булса да үткәрү турында барды, – ди үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдинов. – Аларны, ни кызганыч, ай саен оештырып булмый. Тегеләйме-болаймы, мондый эшчәнлек зур чыгымнар таләп итә. Без үз ягыбыздан бина бирә һәм урта персоналны гына эшкә куша алабыз, калган нәрсәләргә өстәмә акча кирәк. Шуңа күрә әлеге мәсьәләдә  химаячеләрнең ярдәменә өметләнәбез. Бу юлы республика Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов (кечесе) һәм район башлыгы Владимир Козонков ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International