Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгиз, Кырым республикасының Бакчасарай районы башлыгы Ильми Гомәров һәм мәҗлес идарәсенең эчке эшләр мөнәсәбәтләре буенча җитәкчесе Али Хәмзин һәм тагын 31 кеше башкалабызда берничә көн буена төрле чараларда катнашачак һәм төрле тарихи урыннарда булачаклар.
Якшәмбе көнне әлеге делегация безнең район аша борынгы Болгар шәһәренә юл тотты. Бездә аларны Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт һәм безнең җирлекнең татарлары каршы алды. Мәртәбәле кунакларны сәламләп Дамир Әмир улы, Кырым һәм Татарстан татарлары якын туганнар, чөнки динебез, тарихыбыз бер, телебез охшаш һәм безнең район сезгә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, дип ассызыклады. Ул шулай ук читтән торып булса да районыбыз белән таныштырды, бездә дистәләгән милләт вәкилләре яшәвенә карамастан, халык искиткеч дус һәм тату яши, диде. “Кунакларны каршы алу һәм кунак итү татар халкына хас гадәт, без дә сезне туган җиребездә каршы алуыбызга бик шатбыз, – дип сүз башлады Рөстәм хәзрәт һәм ерак сәфәрдән килүчеләргә (Казан белән Крым арасы автомобиль юлы белән исәпләгәндә 2500 чакрым) хәерле юллар, өйләренә исән- сау әйләнеп кайтуларын теләде”. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров:
– Кыенлыкларны бергә-бергә булганда гына җиңеп чыгып була, шуңа да хәзер иң мөһиме – үзара аралашу, – диде.