Хөрмәтле Алексеевск районының янгын каравылы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Россия Президенты Указы белән билгеләнгән Россия Федерациясенең Янгын каравылы көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез. 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович Романов “Шәһәр благочениесе турында наказ” – һөнәри янгын каравылын булдыру турындагы беренче рәсми документка кул куя. Быел Россиянең янгын каравылына 365 ел тула. Торак пунктларда, икътисад объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә янгыннар санын һәм аларда кешеләрнең янып үлүен киметүгә алып бара торган күпьеллык тенденцияне саклап калырга мөмкин булды.
Бүген федераль янгынга каршы көрәшнең 1 янгын часте, “ТР янгын каравылы” дәүләт казна учреждениесенең – 3, ирекле янгын каравылының 6 подразделениесе сугышчан кизү тора. Алар торак пунктларны һәм социаль өлкә объектларын уттан саклыйлар.
Бары тик 2013 елда гына да Алексеевск янгын каравылы гарнизоны тревога буенча 196 тапкыр, шуның 29 тапкырын – янгыннарны сүндерүгә (аларда 7 кеше янып үлде), 68 тапкырын – коры үлән, чүп-чарның янып китүенә, 45 тапкырын –юл-транспорт фаҗигаләрен бетерүгә, 57 тапкырын башка нәрсәләргә чыкты.
2014 елның 28 апреленә Алексеевск янгын каравылы гарнизоны подразделениеләре тревога буенча – 56 тапкыр, шуның 9 тапкырын – янгыннарны сүндерүгә, 15 тапкырын – коры үлән, чүп-чарның янып китүенә, 13 тапкырын –юл-транспорт фаҗигаләрен бетерүгә, 19 тапкырын башка нәрсәләргә чыкты.
Республика җиәкчелеге ярдәмендә 2013 елда ирекле янгын каравылына янгын сүндерү өчен яңадан җиһазланган 3 “ЗИЛ-130” (АРС) автомобиле кайтты. Бу техника авыл җирләрендә янгын сүндергәндә үзен бик яхшы яктан күрсәтте.
Күзәтү-профилактик эштән башка гына янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә тотрыклы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Ут стихиясенә каршы торуда Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларының да өлеше зур. Алар хаклы рәвештә максатка омтылучанлыклары, принципиальлекләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата таләпчән булулары белән һәркемнең ихтирамын яуладылар.
Бу бәйрәм көнендә безнең һәркайсыбыз хезмәт бурычларын башкарганда үз тормышлары бәрабәренә башка кешеләрнең гомерен саклап калып,
һәлак булган хезмәттәшләре турында искә алырга тиеш. Кадерле ветераннар, яшьләр өчен осталык чыганагы, янгыннарга каршы көрәш эшенә чиксез бирелгәнлек үрнәге булып торучы тәҗрибәгез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә телим. Бу бәйрәм көнендә бөтен коллективка һәм ветераннарыбызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәтегездә һәм эшегездә уңышлар, һөнәри осталыгыгызның үсүенә һәм тыныч яшәвегезне телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне аңласын һәм ярдәм итсен!