Алексеевскилылар яшь сәясәтчеләр укуында актив катнашачаклар

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

6 майдан 8 майга кадәр Боровое Матюшкинодагы “Идел” Яшьләр үзәге базасында “Сәяси завод-2014” проектында җиңүчеләр бүләкләнәчәк һәм яшь сәясәтчеләрне өч көнлек укыту оештырылачак. Безнең районнан чараларда Алексеевск  аграр колледжының  өстәмә белем бирү педагогы Алсинә Мускаева, Лебедино урта гомумбелем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Раил Вәлиуллин катнашачак. Тренинглар һәм лекцияләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм Мәскәүнең “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International