Мавыктыргыч сәфәр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Балалар әлеге борынгы шәһәрнең матурлыгына, аның архитектурасына карап таң калдылар. Территориясендә Европада иң биек Кол Шәриф мәчете урнашкан Казан Кремле балаларда аеруча зур тәэсирләр калдырды. Алар шулай ук Татарстан Республикасының Милли музеенда булдылар, борынгы китапларны, борынгы кешеләрнең эш коралларын, борынгы кыйммәтле әйберләрне карадылар. Экскурсия күпчелек тарихи биналар элеккеге хәлләренә кайтарылган Бауман урамы үзәгендә, метрода йөрү белән тәмамланды.

5нче сыйныф укучысы Ольга Наместникова кыска гына сәяхәттән балаларда  матур тәэсирләр калуын әйтә. Башкаладан киткәндә һәркем, мөгаен, күңеленнән генә экскурсиягә бирелгән вакытның бик тиз узып китүен һәм күп кенә күренекле урыннарны күрергә өлгермәүләрен кызгангандыр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International