Алексеевск муниципаль районында Призывник көне булды

2014 елның 25 апреле, җомга

Призывникларны котлау сүзе белән Алексеевск районының хәрби  комиссары Дмитрий Дерунов чыгыш ясады:

– Кадерле егетләр! Мин сезгә бик әйбәт хезмәт итүегезне һәм авыр минутларда яныгызда яхшы дуслар булуын телим. Сезгә җаваплы бурыч – тынычлык сөюче гражданнарның тынычлыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы йөкләнә. Призывниклар хезмәт итү урыннарына 16 майдан 15 июльгә кадәр озатылачак. Барыгыз да әйбәт хезмәт итегез.

Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре бөтен кешене үз чыгышлары – дәртле җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

Ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков, үз чиратында, егетләргә ныклык, батырлык, кыюлык, сугышчан рухта булуларын теләде, шулай ук аларга үзенең хәрби хезмәте турында җентекләп сөйләде.

Рөстәм хәзрәт һәм протоиерий Семен аларга  юл теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр, шуннан соң аларга Ватан алдындагы бурычларын уңышлы үтәргә фатихаларын бирделәр.

Концерттан соң армиягә китәчәк егетләр Сугышчан дан музеенда булдылар һәм һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International