Алексеевск районы Башлыгы улы белән бергә тавыш бирде

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе

Сергей Демидов улы Иван белән үз сайлау участогында булды һәм тавыш бирүдә катнашты. Иван өчен бу сайлаулар тормышында беренче булды.

Әтисе белән улы участокка бергә килделәр, ләкин һәркем үз карарын кабул итте һәм үз тавышын бирде.

«Сайлауларда катнашу-илебезнең, Республикабызның һәм районыбызның киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләрдә үз позицияңне белдерү мөмкинлеге. Бу хокук белән файдалануны һәм карарларны аңлы рәвештә кабул итүне мөһим дип саныйм», — дип билгеләде Сергей Демидов.


Иван үзенең сайлау хокукыннан беренче тапкыр файдаланганга, район башлыгы гаиләсе өчен бу көн аеруча үзенчәлекле булды. Әтисе белән улы бергәләп мөһим иҗтимагый вакыйгада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International