96 яшь-ә тавыш бирүдә катнашу әле дә мөһим вакыйга

2026 елның 19 сентябре, шимбә

Көрнәле авыл җирлегендә сайлауларда тыл хезмәтчәне Нургаләм Нигъмәтша улы Казаков үз тавышын бирде. Ветеран иртәдән үк аның өенә килүче сайлау комиссиясе әгъзаларын көтә.

Нургаләм Нигъмәтшә улының үткәне-озаккка сузылган хезмәтле тормыш. Кечкенәдән колхозда эшләгән, балта остасы булган, күпне күргән. Кунакларны каршылаганда, ветеран барысына да тыныч күк йөзе теләде һәм үз фикерләре белән уртаклашты: 
«Без күпне кичердек, күпне күрдек. Ә хәзер без бик яхшы яшибез, һәм моның кадерен белергә кирәк».

Сезгә, Нургаләм Нигъмәтшә улы, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International