Район башлыгы Сергей Демидов Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән сайлау участокларында булды.
Комиссия эшен оештыру һәм тавыш бирүнең барышы белән таныштылар, участок комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр белән аралаштылар.
Билгеләнгән процедураларны үтәүгә һәм сайлаучылар өчен тиешле шартлар тудыруга аерым игътибар бирделәр.